25 февральдә Югары Осланда традицион Май чабу бәйрәмнәре узды. Мәдәният һәм ял паркында район оешмалары коймаклар һәм тәм-томнар белән өстәл әзерләделәр, самавырлар һәм чәйнекләр кайнаттылар, халык иҗаты эшләнмәләрен сату оештырылды.
«2016 елда, ниһаять, мин үз эшемне таптым – бу мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү», – дип искә төшерә Анна Савина.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры эш визиты белән Яшел Үзән муниципаль районында булды.
Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә, «Кукмара-24» телестудиясенә һәм «Кукмара авазы» радиостанциясенә экскурсия оештырылды.
Аксубайның «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында, һөнәрләр турында белемнәрне тирәнәйтү максатыннан, тәрбияләнүчеләр белән «Даруханә» дигән уен оештырылды.
Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә бәйрәм чарасы үткәрделәр.
Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә физкультура-спорт чарасы узды.
1 мартта республиканың Кукмара районында «Россия эше» кадрлар үзәген ачу тантанасы була. Чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук район башлыгы Сергей Димитриев катнашачак.
Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында чәчтараш Ирина Белова чираттагы тапкыр тәрбияләнүчеләр өчен мастер-класс үткәрде.
«Геройлар белән диалоглар» Бөтенроссия проекты кысаларында Лениногорскиның «Исток–Башлангыч» комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Флюра Мостафина тарафыннан Урмышлы авылы яшь буын волонтерлары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан Мингат Якупов белән очрашу оештырылды.