Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, үз халкыңның мәдәни мирасына тарту максатыннан, социаль хезмәт алучылар өчен кышны озатуга багышланган массакүләм күңел ачу оештырылды.
Район мәдәният йорты артистлары дәртле җырлар һәм биюләр белән музыкаль программа әзерләделәр. Аларны интернат-йорт хезмәткәрләре һәм өлкәннәр сөенеп карады. Кулга кул тотынып шау-шулы әйлән-бәйлән йөрделәр, рус халык җырларын җырладылар. Бәйрәмнең бизәге Май чабу йоласын гәүдәләндергән карчык булды. Аны алдагы көнне кул астындагы материалдан ясадылар.
Коймак һәм тәм-томнар белән чәй эчү җылынырга ярдәм итте.