Татарстан яшьләрне эшкә урнаштыру өчен иң уңайлы төбәк дип аталды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Омск өлкәсе – укудан соң яшьләргә эшкә урнашу өчен иң уңайлы төбәкләр. Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әнә шундый мәгълүматлар китерде.

Россия Хезмәт министрлыгы «Россия эше» порталы базасында студентларны эшкә урнаштыру мониторингын алып бара. Анализ ясаганда хезмәт хакы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International