2 мартта Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Наталья Конова ата-аналар өчен «Мин – ата-ана» дигән социаль уен оештырды. Дәрестә шулай ук «Роботлар» метафорик карталары кулланылды.
Шушы көннәрдә Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Бөгелмә районының тимер юл ЭЧ-10 электр белән тәэмин итү дистанциясенә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан төрле арт-терапия техникалары киң кулланыла.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Милли әкият юллары буйлап» дигән темага дәрес үткәргәннәр. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.
Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дүрт көн дәвамында үсешендә авыр күп тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә «Портаж» методикасын куллану буенча укулар уза.
ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Учреждение кунагы модель үзәк китапханә китапханәчесе Анастасия Семенова булды.
Казанда быел беренче уку төркеме «Демография» илкүләм проекты кысаларында укуга кереште.
«Жить вместе» хәйрия фонды премиягә гаризалар кабул итә.
Узган елның гыйнварында Рәмзия Хәлимдарова Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать итте. Хатын-кызның ике балигъ булмаган баласы бар, аларны тәрбияләү һәм урта мәктәп укытучысы булып эшләү аңа авыр була.
Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Өлкәннәр өчен иң яхшы өстәл уеннары» дигән интерактив программа үткәрелде.