«Апрель» үзәге белгечләре «Портаж» методикасын өйрәнәләр

2023 елның 3 марты, җомга

Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре дүрт көн дәвамында үсешендә авыр күп тайпылышлары булган балалар белән эшләүдә «Портаж» методикасын куллану буенча укулар уза.

Дөньяның 22 дән артык илендә үсеш мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр бу методика буенча нәтиҗәле ярдәм ала. Россиядә «Портаж» 7 төбәктә генә таралган. Хәзер аларга Татарстан Республикасы да кушылды.

Методиканың бурычы – үсешендә авыр күп тайпылышлары булган балаларны ата-аналарны максималь җәлеп итү һәм белгечләр ярдәме белән мөһим күнекмәләргә өйрәтү.

Хәзерге вакытта «Апрель» үзәге белгечләре бала һәм гаилә өчен программаны уңышлы формалаштыру максатларын билгеләргә өйрәнәләр. Проектта катнашу өчен гаиләләр дә чакырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International