«Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр электр белән тәэмин итү дистанциясендә булдылар

2023 елның 3 марты, җомга

Шушы көннәрдә Бөгелмә районындагы «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Бөгелмә районының тимер юл ЭЧ-10 электр белән тәэмин итү дистанциясенә һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырылды. Балалар электромонтер һөнәре белән таныштылар. Өлкән электромеханик Д. Н. Светов балаларга электрның ничек эшләнүе, энергия системалары өчен терәкләрнең ничек төзелүе турында сөйләде, электр белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы белән таныштыды.

Балалар уку полигонында булдылар, анда электромонтерлар үз эшләренең үзенчәлекләрен һәм Бөгелмә районы буенча электродистанциягә хезмәт күрсәтүче техникасын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International