Узган елның гыйнварында Рәмзия Хәлимдарова Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү максатыннан мөрәҗәгать итте. Хатын-кызның ике балигъ булмаган баласы бар, аларны тәрбияләү һәм урта мәктәп укытучысы булып эшләү аңа авыр була.
Казанда яшәүче хатын-кызның һәрвакыт яраткан шөгыле була – ул үләннәр җыя һәм алардан үлән чәйләре ясый. Үз эшен ачуга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен алу мөмкинлеге турында белгәч, Рәмзия Хәлимдарова бизнес-план яза һәм аны уңышлы яклый. Дәүләт бүлеп биргән акчага ул чәйләр ясау һәм саклау өчен кирәкле барлык җиһазларны сатып ала.
Хәзер Рәмзия Хәлимдарова яраткан эш белән шөгыльләнә һәм яхшы керем ала. Аның продукциясе «Травы тихой деревни» бренды астында ваклап сату кибетләре челтәрендә сатыла. Татар чәйләре халык арасында популяр. Менә шулай яраткан шөгыль республиканың тагын бер кешесе өчен керем чыганагы булды.