«Шатлык» үзәгенең көндезге тору бүлегендә су анимациясе белән шөгыльләнәләр

2023 елның 3 марты, җомга

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан төрле арт-терапия техникалары киң кулланыла.

1 мартта «Иҗат остаханәсе» программасын тормышка ашыру кысаларында көндезге тору бүлегенә йөрүчеләр борынгы көнчыгыш рәсем ясау техникасы – эбру белән таныштылар.

Эбру, яки су анимациясе – үз-үзеңне белдерүнең иң матур ысулларының берсе, ул игътибар һәм уйлау кебек психик функцияләр үсешендә аерым роль уйный. Бу менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эшләүдә бик мөһим. Моннан тыш, су анимациясе – ял итү, эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен яхшы ысул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International