Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Милли әкият юллары буйлап» дигән темага дәрес үткәргәннәр. Чара Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган.
Дәрес башында «Халыклар әкиятләре» презентациясе күрсәтелде. Зур һәм вак моториканы үстерү өчен су-джок тубы белән күнегү башкардылар, пластилиннан яраткан әкият геройларын ясадылар. Иң ошаган мизгелләрнең берсе бармак театры иде. Шулай ук балалар «Йомры икмәк» әкиятен театральләштерү тамашасында катнаштылар.
Мондый дәресләр иҗади шәхес формалаштырырга, балада фантазия һәм сөйләмне үстерергә мөмкинлек бирә.