Татарстанлыларны «Жить вместе» премиясенең мастер-классына чакыралар

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

«Жить вместе» хәйрия фонды премиягә гаризалар кабул итә. 2023 елда премия өчен битараф булмаганнар, гражданлык инициативасын күрсәтүче, социаль проблемаларны чишүче, мәдәни традицияләрне үстерүче, мирасны саклаучы, мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүче, мохтаҗларга ярдәм итүче кешеләр көрәшәчәк.

Премия лауреатлары «Хәтер», «Мәдәният», «Шәфкать», «Чиркәү» һәм «Рус традициясе» номинацияләрендә бүләкләнәчәк. Лауреатларны эксперт жюри билгеләячәк, аның составына танылган һәм абруйлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр һәм дин әһелләре кергән.

2023 елда премиянең приз фонды 1 125 000 сум тәшкил итә. Премиянең потенциаль катнашучылары һәм үз проектларын үстерергә теләүчеләр өчен премия командасы мастер-класс әзерләде. Чарада катнашу бушлай.

Мастер-класста оештыручылар «Жить вместе» премиясе турында сөйләячәкләр, әзер гаризаларны караячаклар, анкетаның төп сорауларын җентекләп аңлатачаклар, сорауларга җавап бирәчәкләр. Мастер-класста катнашучылар узган еллардагы җиңүчеләрнең тарихын, җимерек авылларны һәм гыйбадәтханәләрне торгызучы, борынгы халык җырларын җыючы, сәламәтлекләре белән проблемалары булганнарга ярдәм итүче геройлар турында беләчәкләр.

Мастер-класс 3 мартта 16.00 сәгатьтә онлайн узачак.

Катнашу өчен махсус форма тутырып теркәлергә кирәк. Zoom-трансляциясенә тоташу өчен сылтама электрон почтага җибәреләчәк.

Премия белән бәйле яңалыклар «ВКонтакте» социаль челтәрендә ««Жить вместе» хәйрия фонды битендә басыла.

Премиягә гаризаны проект сайтында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International