ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узды. Учреждение кунагы модель үзәк китапханә китапханәчесе Анастасия Семенова булды.
Социаль хезмәт алучыларга Халыкара хатын-кызлар көне тарихын искә төшерделәр. Аннары аларга төрле конкурслар тәкъдим иттеләр. Интернат-йортта яшәүчеләр барлык биремнәрдә дә зирәклек күрсәттеләр. Тематик әдәбият караганнан соң, китапханәнең иң актив укучыларына грамоталар тапшырылды.