Бүген Арча районы «Шәфкать үзәге» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары өчен «Өлкәннәр өчен иң яхшы өстәл уеннары» дигән интерактив программа үткәрелде. Өлкәннәр шахмат, шашка, лото, домино кебек уеннарны актив искә төшерделәр. Шулай ук «Мемо», «Сорви башню», «Дублик» кебек уеннар белән таныштылар.
Очрашу яраткан өстәл уеннарын уйнап дәвам итте. Мондый чаралар ярдәмендә концентрация арта, өлкәннәрнең игътибарлылыгы яхшыра.