Шушы көннәрдә Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр пицца әзерләү буенча осталар ролендә булдылар. Һөнәри юнәлеш экскурсиясе «Һөнәр сайлауга юл» программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Чара «Ансар» проекты кысаларында, «НУР» хатын-кызлар социаль инициативалары ассоциациясе белән берлектә уздырылды.
Балалар өчен «Татмак» кафесы буенча экскурсия үткәрделәр, бу өлкәдәге һөнәрләр белән таныштырдылар. Аннары балалар пицца әзерләү буенча мастер-класста бик теләп катнаштылар. Ул пешерелгәндә, балалар викторинада катнаштылар.
Экскурсия чәй эчү белән тәмамланды.