«Гармония» үзәге өлкәннәр белән очрашу оештырды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Өлкән буын вәкилләре белән очрашуны Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үткәрде.

Яңа Иглай авылының төрле буын вәкилләре үз гаиләләренең чигелгән карават кирәк-яраклары, сөлгеләр, мендәр тышлыклары тарихы белән уртаклаштылар. Очрашу җылы хисләр, якты хатирәләр белән тулы иде. Чара милли ризыклар белән чәй эчү, милли традицияләр турында сөйләшү белән дәвам итте.

«Бездә төрле милләт халыклары яши һәм эшли, һәм безнең социаль хезмәт алучылар – гореф-гадәтләрне саклаучылар», – ди «Гармония» үзәге белгечләре.

Очрашу Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International