Көндезге тору төркемнәрдә яшь инвалидлар яраткан хоббилары белән шөгыльләнәләр

2023 елның 14 марты, сишәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркемендә атналык дәресләр барышында социаль хезмәт алучылар иҗат белән шөгыльләнәләр, бер-берсе белән аралашалар.

Диләрә Фәйзуллова, мәсәлән, дәресләргә ярты елдан артык йөри. Кыз рәхәтләнеп кул эшләре белән шөгыльләнә: бәйли, аппликацияләр һәм табигый материалдан эшләнмәләр ясый һ. б.

Шушы көннәрдә алар яшьләр белән бергә «Яңа гасыр» мәдәни-күңел ачу үзәгендә, «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар, шулай ук Озын Алан авылына экскурсиягә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International