«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында эшләү буенча чираттагы укыту семинарын Зәй районында «Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оештырды.
10 мартта 7 нче урта мәктәптәге социаль участокта узган практикум ведомствоара очрашуга районның профилактика системасы субъектлары вәкилләрен, авыл җирлекләре башлыкларын, учреждениеләр һәм ведомстволар белгечләрен, Муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы әгъзаларын, системага кертелә торган мәгълүмат өчен җаваплыларны җыйды.
Очрашуда гаилә иминсезлеген иртә ачыклау һәм система аша сигнал карталарын җибәрү, субъектларның индивидуаль тернәкләндерү программасы планы нигезендә гаиләләрне тернәкләндерү буенча чараларны дөрес үтәвен тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук профилактика субъектлары вәкилләренең системада эшендә кимчелекләре анализланды, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.