Яшел Үзәндә инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

10 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Яшел Үзән муниципаль районының 11 предприятиесе һәм оешмасы катнашында киңәшмә узды.

Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

- эш бирүчеләр, мәшгульлек үзәге һәм инвалидлар җәмгыятьләре арасында үзара бәйләнеш;

- юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау;

- «Россия эше» порталы аша хезмәткәрләр сайлап алу;

- документларны төзү;

- законнарны үтәмәү өчен җаваплылык.

Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да «Россия эше» порталында эшләү буенча инструкция, буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International