14 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик дәрес үткәрделәр. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны, наркотикларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру атналыгы кысаларында ничек җинаять корбаны булмаска икәнлеге турында сөйләштеләр.
Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп укучылары «Үз кулларың белән киез эшләнмәләр» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Идел буе менталь сәламәтлек үзәге Түбән Новгород өлкәсенең Социаль үсеш үзәге һәм «Обнаженные сердца» гаиләгә ярдәм итү үзәге белән берлектә «Аутистик спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләр өчен озата баручы эшкә урнашу» семинарын үткәрә. Чара 16 мартта 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак.
14 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» партия проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең карьера консультанты гражданнарны кабул итте. Исегезгә төшерәбез, проект һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
«Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проекты кысаларында бүген партиянең Яшел Үзән җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасында гражданнарны кабул итү булды. Татарстанлыларның сорауларына Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова җавап бирде.
14 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында республиканың Азнакай районы Уразай һәм Сәпәй авыл җирлекләренә барулар оештырылды. Мәшгульлек үзәге белгечләре район башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия»нең депутатлар фракциясе җитәкчесе һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе белән берлектә торак пунктларда күчмә карьера остаханәсе эшен оештырдылар.
Казан милли тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалының 3-4 курс студентлары «Бөгелмә электр насос заводы» ААҖнең җитештерү цехларында булдылар. Ала предприятие эше белән таныштылар.
14 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге директоры урынбасары Лилия Вәлиева «Күңел» радиосында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик тикшерү, авыру буенча мөрәҗәгать итү өчен район үзәк хастаханәсенә илтүне дәвам итә.
Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Ольга Фролова һәм Елена Тарасова җитәкчелегендә «Шалкан» рус халык әкиятен куйдылар. Персонажларны ярымстационар төркемнәр тәрбияләнүчеләре уйнады.