Мәшгульлек үзәге директоры Яшел Үзән халкына консультация бирде

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» федераль партия проекты кысаларында бүген партиянең Яшел Үзән җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасында гражданнарны кабул итү булды. Татарстанлыларның сорауларына Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Светлана Гататдинова җавап бирде.

«Партия проекты хезмәткәрләргә һәм эш бирүчеләргә мәгълүмати һәм консультацион ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында эш бирүчеләрдән һәм мәшгульлек хезмәтләре хезмәткәрләреннән чаралар оештырылачак, алар карьера үсеше, резюме төзү һәм әңгәмәләрне уңышлы узу буенча консультацияләр бирәчәк», – дип билгеләп үтте Светлана Гататдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International