Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик тикшерү, авыру буенча мөрәҗәгать итү өчен район үзәк хастаханәсенә илтүне дәвам итә. Мондый профилактик тикшерүләр сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклый, бу актив озын гомерлелек чорын һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итә.
2023 ел башыннан медицина учреждениесенә Буа районы авыл җирлекләреннән 403 кеше китерелгән. Быел чаралар белән барлыгы 1700 кешене колачлау планлаштырыла.