Идел буе менталь сәламәтлек үзәге Түбән Новгород өлкәсенең Социаль үсеш үзәге һәм «Обнаженные сердца» гаиләгә ярдәм итү үзәге белән берлектә «Аутистик спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләр өчен озата баручы эшкә урнашу» семинарын үткәрә. Чара 16 мартта 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр узачак.
Семинарда катнашу өчен мәшгульлек хезмәтләре, социаль яклау җитәкчеләре һәм белгечләре, Медицина-социаль экспертиза бюросы белгечләре, ата-аналарның КБО вәкилләре һәм аутистик спектры бозылулары һәм башка психик тайпылышлары булган кешеләрне эшкә урнаштыруны үстерү белән кызыксынучы башка затлар чакырыла.
Дистанцион тоташу өчен сылтама: https://events.webinar.ru/PIMU/497620155. Теркәлү өчен серсүз: 2569 (алдан теркәлү кирәк).