«Ышаныч» комплекслы үзәге радио тыңлаучыларга гамәлгә ашырыла торган программалар турында сөйләде

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

14 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге директоры урынбасары Лилия Вәлиева «Күңел» радиосында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты турында мәгълүмат белән чыгыш ясады. Радио тыңлаучыларга өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләне булдыру тәртибе һәм шартлары, өлкән яшьтәге гражданны карау бурычын үз өстенә ала торган гражданнар категориясе, килешү төзү һәм өзү тәртибе, айлык акчалата түләү бирү тәртибе турында сөйләделәр.

Шулай ук «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектына да игътибар бирелде. Лилия Вәлиева Яр Чаллы халкына әлеге проектның эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерен саклап калуга юнәлдерелгәнлеген әйтте.

Шулай ук учреждение базасында гамәлгә ашырыла торган инновацион һәм стационарны алмаштыручы технологияләр дә игътибарсыз калмады.

Эфир ахырында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән элемтәгә керү юллары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International