Казан милли тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалының 3-4 курс студентлары «Бөгелмә электр насос заводы» ААҖнең җитештерү цехларында булдылар. Ала предприятие эше белән таныштылар.
«Һөнәри турлар студентларны предприятие һөнәрләре белән якыннан таныштыра. Процессны күреп, яшьләр аерым белгечлекләрнең нечкәлекләренә төшенәләр, бу киләчәк һөнәр сайлауга ярдәм итә», – дип билгеләп үтә мәшгульлек үзәге директоры Наталья Казанова.
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Әнвәр Әхмәдиев студентларга «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын тормышка ашыру һәм партиянең эшкә урнашу мәсьәләләрендә күрсәтә алган ярдәме турында сөйләде. Ул шулай ук партия проекты кысаларында шәһәрдә карьера остаханәләре эше башлануын, тематик мастер-класслар үткәрү каралуын да өстәде. Чаралар барышында мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләре карьера баскычы буйлап ничек алга барырга, ничек грамоталы һәм дөрес резюме төзергә, эш бирүче белән интервьюны ничек уңышлы узарга кирәклеге турында сөйлиләр.