14 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» партия проекты кысаларында Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең карьера консультанты гражданнарны кабул итте. Исегезгә төшерәбез, проект һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Чара Яшел Үзән районы Айша авылында узды. Ул мобиль офис җәлеп итеп оештырылды.
«Кеше бу карьера проекты ярдәмендә үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлеге алырга, үзе өчен эшнең уңышлырак вариантын табарга тиеш. Моннан тыш, проектның бурычы – легаль булмаган мәшгульлекне булдырмау һәм тулаем мәшгульлек мәсьәләләре буенча аңлату эше», – дип сөйләде мәшгульлек үзәге директоры Светлана Гататдинова.