«Шатлык» үзәге белгечләре мәктәп укучылары белән профилактик дәрес үткәрделәр

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

14 мартта Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән профилактик дәрес үткәрделәр. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында социаль-тискәре күренешләрне, хокук бозуларны, наркотикларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру атналыгы кысаларында ничек җинаять корбаны булмаска икәнлеге турында сөйләштеләр.

Профилактика дәресенең максатлары: укучылар белән яшүсмернең шәхси иминлеге проблемасын карау, «җинаять», «хокук бозу» төшенчәләре, шулай ук Россия Федерациясе Җинаять кодексының төп статьялары белән таныштыру.

«Әйдә танышыйк» уены укучыларның эмоциональ киеренкелеген бетерде, шулай ук аларны сөйләм аралашуына көйләде. Аннары балалар кадаклар турында гыйбрәтле хикәя тыңладылар, интерактив уен уйнадылар, аның барышында теге яки бу хәлләрне бәяләделәр.

Профилактика сәгате ахырында укучылар яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр һәм җәза төрләре турында видео карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International