«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә иҗади мастер-класс

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 3 нче мәктәп укучылары «Үз кулларың белән киез эшләнмәләр» дигән мастер-класс үткәрделәр.

Башта укучылар балаларга йон эрләү техникасы турында сөйләделәр, йон уенчыклар ясауның күп вакыт таләп итүен, әмма үз нәтиҗәсе белән шаккатыруын аңлаттылар. Аннары кунаклар үзләренең эшләрен күрсәттеләр, балаларга йоннан картиналар ясарга ярдәм иттеләр. Эшләр искиткеч матур килеп чыкты.

Мондый чаралар күңелле һәм нәтиҗәле вакыт үткәрергә генә түгел, ә балаларда иҗади фикерләүне дә үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International