«Ышаныч» үзәге тернәкләнүчеләре театральләштерелгән спектакльдә катнаштылар

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Ольга Фролова һәм Елена Тарасова җитәкчелегендә «Шалкан» рус халык әкиятен куйдылар. Персонажларны ярымстационар төркемнәр тәрбияләнүчеләре уйнады.

Тәрбиячеләр алдан зур эш башкардылар, аның барышында балалар артистлык сәләтләрен үстерде, сөйләм күнекмәләрен яхшыртты, сөйләм чараларын кулланырга өйрәнде. Балалар зур шатлык белән театральләштерелгән спектакльдә катнаштылар, яшьтәшләре һәм әти-әниләре алдында чыгыш ясадылар.

Тәрбиячеләр сүзләренчә, балаларның театр-уен эшчәнлеге белән кызыксынуы уңай эмоцияләр үсешенә уңай йогынты ясый, геройның эмоциональ халәтен тоярга һәм аңларга, башка персонажлар белән аралашырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International