ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Беренче квартал дәвамында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәткәрләр тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын тикшереп чыкты. Шулай ук ул өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган мобилизацияләнгән гаилә әгъзаларына да барып кайтты.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркеме өчен «Сезон буенча кием сайлау» дигән чираттагы коррекция-үсеш дәресе үткәрелде. Чара «Калейдоскоп» программасы кысаларында оештырылды. Аның максаты – шәхеснең көнкүреш, хезмәт эшчәнлегенә әзерлеген формалаштыру һәм вакыт һәм киңлектә ориентацияләнгәндә мөстәкыйльлекне үстерү.


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

22 мартта Яр Чаллы шәһәренең 68 нче махсус коррекцион гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектын тормышка ашыруның яңа этабы тәкъдир ителде – «Велосипед остаханәсе» юнәлеше буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кабинетын ачу. Проектның төп максаты – коррекцион мәктәпләр укучыларын эшче һөнәрләре белән таныштыру.

22 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар, пенсия алды яшендәгеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырды. Чарада шулай ук «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры Дмитрий Солуянов һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнаштылар.

Патриотик тәрбия кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Талисман» иреклеләр отряды «Инсайт» сәүдә-эшлекле үзәгендә урнашкан «ЧелныСети» инициатив төркемендә булды. Анда балалар махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен маскировка челтәрләре үрделәр.

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре виртуаль экскурсияләр оештыралар. Чаралар «Парижга, ләкин Мамадыш аша булса гына» проекты кысаларында үткәрелә.

21 мартта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде..

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Җәүһәр» татар вокаль ансамбле коллективы белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гөлназ Газизова сабыннан декоратив чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада Даун синдромы белән авыручы балаларның әти-әниләре катнашты.

Бүген, 22 мартта, Министрлыкта 2023–2025 елларга тармак килешүе имзаланды. Документка Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кул куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International