22 мартта «Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хатын-кызлар, пенсия алды яшендәгеләр һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырды. Чарада шулай ук «Татэлектромонтаж» ААҖ генераль директоры Дмитрий Солуянов һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева катнаштылар.
Вакансияләрне «Уютный дом» ИК ҖЧҖ, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ, «Казметрострой» АҖ тимер-бетон эшләнмәләр заводы, «Метроэлектротранс» МУП, «Электротехмонтаж» СЙ АҖ, «Агроторг» ҖЧҖ («Пятерочка»), «Барс» компанияләр төркеме» ҖЧҖ тәкъдим итте.
Чарага 148 кеше килгән иде. Алар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат, мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Эш эзләүче буларак исәптә торучы 17 кеше эшкә юллама алды.