Беренче квартал дәвамында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Ләйсән Хөсәенова социаль хезмәткәрләр тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын тикшереп чыкты. Шулай ук ул өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган мобилизацияләнгән гаилә әгъзаларына да барып кайтты.
Гомумән алганда, 103 йортка чыгу оештырылды, 23 тикшерү телефон элемтәсе аша башкарылды. Өч социаль хезмәт алучы тарафыннан конкрет сораулар яңгырады, алар директор контроленә алынды.
Шулай ук социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы, телефон аша алдаулары буенча профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.