«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне уздырылды

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

21 мартта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде.

Чара барышында кунаклар учреждение эшчәнлеге белән таныша, үзәктә гамәлгә ашырыла торган комплекслы тернәкләндерү юнәлешләре, ысуллары һәм формалары турында үз күзаллауларын киңәйтә алдылар. Шулай ук аш-су мастер-классы үткәрелде, кунаклар үлән чәенең файдасы турында белделәр. Чараның күңел ачу өлеше «Урман әкияте» курчак спектакле белән тәкъдим ителде.

Ачык ишекләр көне «Яңарыш» үзәге ишекләре һәркем өчен ачык булуын, белгечләр һәр көнне балалар өчен онытылмаслык һәм күңелле итәргә омтылуын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International