Бүген, 22 мартта, Министрлыкта 2023–2025 елларга тармак килешүе имзаланды. Документка Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Ольга Калашникова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова кул куйдылар.
Имзаланган килешү хезмәт хакы, мәшгульлеккә ярдәм итү, хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау, шулай ук тармак хезмәткәрләре өчен социаль ташламалар мәсьәләләре буенча өстәмә гарантияләр тәэмин итүгә юнәлдерелгән.