Парижга Мамадыш аша: «Кайгырту» үзәге карамагындагылар виртуаль экскурсияләрдә катнашалар

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге белгечләре виртуаль экскурсияләр оештыралар. Чаралар «Парижга, ләкин Мамадыш аша булса гына» проекты кысаларында үткәрелә.

Чараның максатлары: менталь тайпылышлары булган яшь инвалидларның читләшүен җиңү, аларның ялын оештыру, шәхси потенциалын үстерү. Социаль хезмәтләр алучылар өчен булачак виртуаль экскурсияләр һәм сәяхәтләр темалары сайлап алынган, туган якның истәлекле урыннарын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Проектта катнашучылар кызыклы виртуаль сәяхәтләр башладылар, аннан соң каралган материал турында фикер алышалар, бу аларның мәгълүмати яктан баюына ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International