«Өмет чаткысы» үзәгендә үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен мастер-класс үткәрелде

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гөлназ Газизова сабыннан декоратив чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада Даун синдромы белән авыручы балаларның әти-әниләре катнашты.

Балалар кекс пешерү белән мәшгуль иде, ә ата-аналар шул арада хуш исле сабын ясауның нигезләрен өйрәнделәр. Оста бөтен процессны аңлаешлы итеп аңлатты һәм күрсәтте. Ата-аналар форма, хуш исләр сайладылар, һәм бер сәгать эчендә сабын әзер булды. Мастер-класста катнашучылар иҗади эшчәнлек белән генә шөгыльләнмәделәр, ә аралаштылар, үз идеяләре, балаларын тәрбияләүдә һәм үстерүдә табышлары белән уртаклаштылар.

Мондый чаралар иҗат аша эчке ресурсларны тутыруга ярдәм итә, рухландыра, үз көчеңә ышаныч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International