Чаллының «Ышаныч» үзәгендә яңа социаль технология гамәлгә кертелә

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Җәүһәр» татар вокаль ансамбле коллективы белән мәгълүмати очрашу үткәрделәр.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире бүлек эшчәнлеге, озак вакыт карау системасы кысаларында күрсәтелә торган гарантияле социаль хезмәтләр пакетлары турында сөйләде.

Очрашуның төп максаты «Синең өчен җырлыйм!» дигән яңа социаль технологияне гамәлгә кертү буенча оештыру моментлары турында фикер алышудан гыйбарәт иде. Ул «көмеш» волонтерлык кысаларында бергәләп эшләүне күздә тота – иҗат коллективы әгъзалары социаль хезмәтләр алучыларны татар халкы мәдәнияте белән сөендерәчәк. Технология кысаларында социаль хезмәтләр алучылар өчен өйдә концертлар уздырылачак.

«Җәүһәр» ансамбленең сәнгать җитәкчесе билгеләп үткәнчә, коллектив зур шатлык белән яңа хезмәттәшлеккә тотыначак. Һәр «көмеш» волонтер өчен бу эш мөһим игелекле эшкә катнашу билгесе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International