ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россиянең иске уку йортлары эзләре буенча» дигән чара-сәяхәт булды.

Татарстанның хезмәт базарында 6,9 мең эшсез кеше теркәлгән, шул ук вакытта төбәк эш бирүчеләре 39 мең вакансия тәкъдим итә. Димәк, һәр эшсез кешегә биш эш тәкъдиме туры килә. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүмат җиткерде.

Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе буенча курс кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучылары белән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 15 яшүсмер катнашты.

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Открыткадан вазалар ясау» дигән мастер-класс узды. Чара кул астындагы материалларны кулланып, открыткалардан ваза ясауга юнәлдерелгән иде.

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2017 елдан башлап «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Стационарны алмаштыру технологиясе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының мөһим өлеше булып тора.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Күренеп тор» акциясе узды. Чарада Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хәмәтшин һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Светлана Сидорова катнашты.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында узган елда Татарстанда 9 меңнән артык кеше хезмәт базарында кирәкле программалар буенча түләүсез укыту узган. Аларның эшкә урнашу дәрәҗәсе 92 % тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында батырлык сәгате узды. Н. Соловьев балаларга РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү турында сөйләде, презентация ярдәмендә тәрбияләнүчеләргә нинди гаскәрләр барлыгын, аларның нинди функцияләр үтәвен күрсәтте.

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның социаль участогында эш алып бардылар. Чара кысаларында 5 гаиләдә булдылар, аларда 20 балигъ булмаган бала яши.


7
апрель, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International