«Умырзая» үзәге тәрбияләнүчеләре өчен уку йортлары буенча виртуаль сәяхәт оештырылды

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Россиядә Педагог һәм остаз елы кысаларында Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россиянең иске уку йортлары эзләре буенча» дигән чара-сәяхәт булды.

Чара башында социаль педагог Илсинә Нуриева балаларга дәрес темасына сүз чишәргә тәкъдим итте. Командада эшләп, яшь хезмәт алучылар биремне тиз үтәделәр һәм «университет» сүзен чиштеләр. Аннары башка уку йортларының исемнәрен искә төшерергә тәкъдим ителде.

Чараның икенче өлешендә тәрбияләнүчеләр императорлар вакытына виртуаль сәяхәткә киттеләр. Презентация демонстрациясе барышында социаль педагог балаларны Россия университетлары барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аны караганнан соң балалар уен формасында алган белемнәрен ныгыттылар һәм студентларның гимнын тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International