Лениногорскида гаиләләр белән социаль участокларда эш алып баралар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре районның социаль участогында эш алып бардылар. Чара кысаларында 5 гаиләдә булдылар, аларда 20 балигъ булмаган бала яши.

Эш ата-аналарның балигъ булмаган балалары өчен куркынычсыз яшәү шартлары булдыруын тикшерү максатыннан башкарылды. Шулай ук электр үткәргечләрнең төзеклеген һәм автомат янгын хәбәрчеләренең эшен, гаилә әгъзаларына аларның проблемаларын хәл итү буенча кирәкле социаль хезмәтләр күрсәтүне тикшерделәр. Чираттагы тапкыр ягын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында гамәлләр турында инструктажлар үткәрелде. Социаль педагог тарафыннан балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр арасында деструктив тотышны, борчылу дәрәҗәсен һәм үз-үзеңә кул салуга омтылышны ачыклауга диагностика үткәрелде.

Даими чаралар балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалауга, ата-аналарның балаларны тәрбияләү буенча йөкләмәләрен тиешенчә үтәвенә, куелган бурычларны оператив хәл итүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International