Биектау районында яшүсмерләр гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре белән таныштылар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе буенча курс кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында өлкән сыйныф укучылары белән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 15 яшүсмер катнашты.

Дәреснең практик өлешендә югары сыйныф укучылары кыйммәтләрне барладылар һәм үзләре өчен төп кыйммәтләрне билгеләделәр: сәламәтлек, үз-үзеңә ышаныч, бәхетле гаилә тормышы. Баш мие штурмы режимында «гаилә» сүзенә ассоциацияләр сайлап алдылар, «Идеаль гаилә» композициясен төзеделәр. Дәреснең соңгы өлешендә катнашучыларның һәрберсе үз гаилә кыйммәтләре агачын ясады.

Бергә эшләү барышында югары сыйныф укучыларында кыйммәт ориентацияләре формалаша, алар яңа тәҗрибә туплый, бу шәхси үсеш өчен импульс булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International