Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Открыткадан вазалар ясау» дигән мастер-класс узды. Чара кул астындагы материалларны кулланып, открыткалардан ваза ясауга юнәлдерелгән иде.
Хезмәт буенча инструктор катнашучыларга күптән онытылган иҗат төрен искә төшерде, иске открыткалардан төрле төстәге вазалар, тартмалар ясап булуы турында сөйләде. Белгеч вазаның схемаларын һәм үрнәкләрен, шулай ук открыткаларны тегү процессын күрсәтте.
Чарада биш кеше катнашты. Алар барысы да бергә эшләү барышында кәефләре яхшыруын билгеләп үттеләр.