Теләче районында өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган бер гаилә бар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2017 елдан башлап «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты уңышлы тормышка ашырыла. Стационарны алмаштыру технологиясе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының мөһим өлеше булып тора.

Бүгенге көндә учреждение карамагында бер гаилә бар, анда өлкән кешенең уңайлы яшәве өчен барлык шартлар да тудырылган. Әбине гаилә әгъзаларының берсе итеп кабул иткәннәр.

Учреждение белгечләре ай саен килешү шартларының үтәлешен контрольдә тоталар. Өлкән кеше үзен якланган итеп хис итә. Бу аның сәламәтлегенә һәм, нәтиҗәдә, гомер озынлыгына уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International