Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында батырлык сәгате узды. Н. Соловьев балаларга РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү турында сөйләде, презентация ярдәмендә тәрбияләнүчеләргә нинди гаскәрләр барлыгын, аларның нинди функцияләр үтәвен күрсәтте. Шулай ук балаларның сорауларына Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы А. Орлов җавап бирде.
Мондый очрашулар үсеп килүче буын өчен аеруча актуаль. Балалар конкрет мисалларда сугыш юллары үткән кешеләр өчен батырлык һәм ныклык, сугышчан туганлык һәм дуслык нәрсә икәнен аңлый ала.