Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «БлагоДарю» социаль адаптация үзәгендә булды. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашты.
Әгерҗе урамында урнашкан үзәк 2019 елда төзелгән. Оешма белән Гөлнара Галиәхмәтова җитәкчелек итә.
«ВТБ – Страна» хәйрия фонды бүлеп биргән грантка, шулай ук Росмолодежь грантлары хисабына «БлагоДарю» үзәге менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен озата барулы яшәүне оештыру буенча проект тормышка ашыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект «Кадрлар резервы» программасы кысаларында Рөстәм Миңнеханов ярдәмен алды.
Бүгенге көндә социаль проектта 7 кеше катнаша – алар Дәрвишләр бистәсендәге психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән балалар интернат-йорты тәрбияләнүчеләре. Алар барысы да программага үз гаризалары яки опекуннары гаризалары буенча кертелгән. Гражданнар үз керемнәрен (инвалидлык буенча пенсия, хезмәт хакы) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә һәм азык-төлек сатып алуга, хуҗалык чыгымнарына тоталар.
Визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов үзәк биналарын карады, проектта катнашучылар белән аралашты, аларның яңа урында ничек урнашуын күрде.
Озата барулы яшәүне оештыру – психик сәламәтлеге бозылган гражданнарның тормышын җайга салуның нәтиҗәле формасы. Хәзерге вакытта тагын 12 кеше психоневрологик интернатлардан чыгарга әзер һәм белгечләр озата барганда аерым яши ала. Бу кешеләр шулай ук гадәти шартларда яшәргә яраклаша алалар.
Фото чыганагы: ТР Рәисе матбугат хезмәте