Мамадыш районында өлкәннәр арасында яктылык кайтаргычлар тарату оештырылды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә булган өлкән яшьтәге кешеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар тарату оештырылды.

Хокук эше бүлегенең әйдәп баручы белгече Диләрә Идиятова юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искәртте, юлларда үзеңне ничек тотарга, куркынычсызлык каешлары турында сөйләде. «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ начальнигы Гөлназ Яһудина гражданнарга яктылык кайтаручы элементлар һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеге турында хәбәр итте.

Шулай ук социаль хезмәтләр алучылар юл-транспорт һәлакәтләре турында «Юллардагы вакыйгалар» фильмын карадылар. 3 нче мәктәпнең яшь хәрәкәт инспекторлары отряды катнашучылары тематик шигырьләр сөйләделәр.

Ахырда һәр кеше бүләккә яктылыкны кире кайтара торган тасмалар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International