Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова тәкъдиме буенча «Волга Спец Сервис» оешмасы директоры Ленар Авхадиев һәм Эльза Манкевич Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә табиб-педиатр, узган гасырның 50 нче елларында Будапештның балалар йорты җитәкчесе Эмми Пиклер системасы буенча эшләнгән тернәкләндерү чараларын бүләк иттеләр.
Балалар белән эшчәнлек оештыру өчен эшләнгән әлеге җайланмалар белгечләргә иртә ярдәм программасы буенча балалар белән эшләүнең яңа формаларын кертергә ярдәм итәчәк.