«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проектын тормышка ашыру кысаларында 12 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү буенча «Ял итү терапиясе алымнары. Хисләр белән идарә итү» тренингы үткәрделәр.
Карьера үсеше, һөнәри күнекмәләрне үстерү һәм саклау бүлегенең әйдәп баручы профконсультанты Людмила Хазова эшсез гражданнарга эмоцияләр формалашуның табигате һәм аларның тормыш сыйфатына йогынтысы турында сөйләде, эмоциональ халәтне психологик яктан көйләү алымнары һәм техникасы белән таныштырды. «Эмоционариум» эшлекле уены барышында катнашучылар үзләрендә һәм әңгәмәдәшләрендә эмоцияләрне һәм аларның тышкы чагылышларын идентификацияләргә өйрәнделәр.
Чарада 12 кеше катнашты. Алар барысы да эмоциональ халәтне көйләүнең яңа файдалы күнекмәләрен формалаштыруга һәм кертүгә юнәлдерелгән өйгә бирем алдылар.