«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны Тәтеш үзәк район хастаханәсенә китерү дәвам итә. Ведомствоара эш оешма җитәкчеләре тарафыннан расланган график буенча алып барыла.
Диспансерлаштыру ике этаптан тора. Беренче этап – скрининг. Ул өлкән яшьтәге гражданнарда хроник йогышлы булмаган авырулар билгеләрен, аларның үсешенә куркыныч факторларны ачыклау максатыннан үткәрелә. Беренче этапта шулай ук икенче этапта диагнозны төгәлләү өчен табиб-белгечләр тарафыннан өстәмә тикшерүләр үткәрү өчен медицина күрсәтмәләре билгеләнә.
Проектта катнашучыларны, өлкән яшьтәге авыл гражданнарын, фельдшер-акушерлык пункты мөдире озата бара. Комплекслы үзәк йөртүчесенең бурычы – пенсионерларны диспансерлаштыру урынына уңайлы итеп алып барып кайту. Район хастаханәсендә өлкәннәрне шәфкать туташы озата бара. Өлкән яшьтәге гражданнарны кабул итүне табиб-гериатр алып бара.
Бүгенге көндә Тәтеш үзәк район хастаханәсенә 2023 елга билгеләнгән планның 50 % тан артыгы китерелгән.