Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Дуслыкта безнең көч» халык иҗаты фестивалендә үзләренең осталыкларын һәм сәнгатен күрсәттеләр. Фестивальне учреждение белгечләре Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында оештырды.
Чарада «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр катнашты. «Вокал осталыгы», «Милли спорт уеннары», «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләрендә конкурсантлар беренче булу хокукын исбатладылар. Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Фестиваль программасында татар, рус, чуаш телләрендә җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Фестивальдә катнашучылар күңелле көйләр астында, халык костюмнары киеп, дуслык әйлән-бәйләне йөрттеләр, милли спорт уеннарында ярыштылар. Шулай ук декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе эшләде.
Фестивальнең ахырында барлык катнашучылар бергәләп чәй эчтеләр һәм хуш исле пироглар һәм тәм-томнар белән сыйландылар.