Түбән Кама социаль приютында тәрбияләнүчеләр бау паркында булдылар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларын күңелле һәм эчтәлекле итеп үткәрәләр. Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында социаль хезмәтләр алучылар «Спайдер» күңел ачу паркында булдылар.

Экстремаль маҗаралар башланыр алдыннан паркның тәҗрибәле инструкторлары балалар белән куркынычсыз тәртип техникасы буенча инструктаж үткәрделәр, катлаулы участокларда үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Малайлар һәм кызлар биеклектә төрле авырлыкларны курыкмыйча җиңделәр, көчле эмоцияләр һәм искиткеч кәеф алдылар.

Приют тәрбиячесе Екатерина Шаронова сүзләренчә, бау паркы күңел ачу гына түгел. Балаларга үз куркулары белән көрәшергә, физик әзерлек күрсәтергә, мөстәкыйль һәм ышанычлы булырга туры килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International