Социаль эш буенча белгеч Дания Гыйльфанова шәхси эшмәкәр Регина Низамова белән берлектә татар милли әйберләре ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс «Татнефть» хәйрия фондының «Яхшылык энергиясе» социаль инициативалар грант конкурсының «Үзем иҗат итәм» проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.
Регина Низамова чыгым материалларын сатып алуда даими ярдәм күрсәтә. Бүгенге көндә тегү машиналары артында биш хатын-кыз рәхәтләнеп эшли ала. Тегү ярдәмендә хатын-кызлар эчке гармониягә ирешеләр, тынычланалар.
«Социаль хезмәтләр алучыларның кул эшләре белән шөгыльләнү һәм файда белән вакыт үткәрү өчен яңа мөмкинлекләре барлыкка килүе сөендерә», – дип уртаклаша Данирә Гыйльфанова.